← Төп бит

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү

  1. Татар телендә сүзләрне юлдан юлга күчерү иҗекләргә бәйле башкарыла. Сүзләр иҗеккә бүленгән урыннан бер юлдан икенче юлга күчә алалар.
    • Ур-ман-нан, уни-вер-си-тет-ны, кыз-лар-га.
    Истә калдырыгыз!
    Бер аваз белән белдерелгән иҗек юлдан-юлга күчерелми.
    • Яңа-лык-лар, сыя, кую.
  2. Инициаллар, фамилиядән аерылып, юлдан юлга күчерелми, барысы бер юлда языла.
    • А.С. Пушкин, Г. Тукай.