← Төп бит
          Сүзләрне кушып язу
          
            - Кушма сүзләр кушылып языла. Тартык яки сузыкка беткән сүзләргә тартыкка башланган сүзләр ялганганда, аларның язылышында үзгрешләр булмый.
              
                - Һич+бер = һичбер, ак+кош= аккош, ил+гизәр = Илгизәр, юл+башчы= юлбашчы.
 
              
             
            - Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, икенче компонент я, ю, е хәрефләренә башланса, алар арасына аеру билгесе куела: көньяк, аръяк.
              
                - Берьюлы, кулъяулык.
 
                - Кара: Аваз белдерми торган хәрефләрнең (ь һәм ъ) дөрес язылышы.
 
              
             
            - Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, сузык аваз хәрефенә беткән һәм сүзгә шул ук сузык аваздан башланган сүз ялганганда, аларның берсе генә языла.
              
                - Алма+агач = алмагач, таба+агач= табагач, юка+агач = юкагач.
 
              
             
            - Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, нечкә яки калын сузыкка беткән сүзгә икенче калын яки нечкә сузыкка башланган сүз кушылса, ике аваз да саклана.
              
            
 
            - Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр, кушма сүзләрдән аермалы буларак, аерым язылалар.
              
                - Сабантуй — кушма сүз, сабан туе — тартым кушымчасы ярдәмендә бәйләнешкә кергән сүзтезмә яки бәйрәм атамасы — Сабан туе — аерым языла.