← Төп бит
Сүзләргә кушымчалар ялгану
- Борын авазларына (м, н, ң) тәмамланган исемнәргә борын авазыннан башланган күплек һәм чыгыш килеш кушымчасы ялгана.
- Урамнар, урманнан, кигәвеннәр, чебеннәр, комнан.
- Сингармонизм законына туры килгән калын сузык авазлы сүзләргә — калын, нечкә сузыклыларына нечкә кушымчалар ялгана.
- Кырмыскалар, тиеннәр, аюлардан, бүреләрне.
- Сингармонизм законына туры килмәгән сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузык авазга карап ялганалар. Калын иҗек булса, калын кушымча, нечкәләренә — нечкә кушымча ялгана
- Төнбоекны, китаптан, көньякка.
- Рус теленнән кергән алынма сүзләргә, нигездә, калын кушымчалар ялгана.
- Генераллар, командирны, банкка, металлга.
- Рус теленнән яки рус теле аша кергән ь (нечкәлек) билгесенә,-ль, -ень, -ия, -иегә тәмамланган сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.
- Кремльдә, Керчьтән, дизельле, князьләр, идеясе, юбилейгә, географиядән, Финляндиягә.
- сть, тань, тарь, дарь, ань, он, ерь, орьгә тәмамланган с алынма сүзләргә нечкә тартым кушымчасы һәм калын төрләндергеч кушымчалар ялгана.
- Повестена, пристанена, пристаньнар, календарена, лагерьлар, «Сәләт» лагеренда.
- Нечкәлек билгесенә тәмамланган сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, нечкәлек билгесе төшеп кала.
- Сәнагать — машина төзелеше сәнәгате, сәнгать — җыр сәнгате, двигатель — машина двигател.
- Шәһәр яки авыл исемнәре -ск хәрефләренә бетсә, башта сүз тамырына яки нигезенә и хәрефе өстәлә, аннан соң калын кушымча ялганып языла.
- Томск+и+га, Минск+и+ны, Ульяновск+и+дан.
- Октябрь, ноябрь, декабрь, январь ай исемнәренә — калын, ә февраль, апрель, июнь, июль, сентябрь ай исемнәренә нечкә кушымча ялгана.