← Төп бит

Сорау билгесе

  1. 1. Сорау интонациясе белән әйтелгән һәм составында сорау алмашлыгы яки сорау кисәкчәсе булган гади һәм кушма җөмләләрдән соң сорау билгесе куела.
    • Егет, болай ашыгып, кая барырга җыендың? (Әкият)
    • — Син чыннан да бу хәлне үзең күрдеңме? (А. Гыйләҗев)
  2. 2. Шаккату, аптырау, икеләнү текстта сүзсез белдерелгәндә, бу урынга сорау билгесе куела.
    • — Азга гына түз инде. Менә ике көннән көндезге сменага күчәм. Үзеңне Ботан бакчасына алып барырмын. Арысланнар китергәннәр, ди.
      — … ?
      — Әй, читлектә бит алар! — малай өметсезләнеп ишеккә карый, нәни йодрыкларын йомарлап күз тирәләрен уа. (А. Гыйләҗев)
  3. 3. Авторның аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау булгесе куела.
    • Алар иртәгә иртүк (?) кайтып җитәрләр, дип ышандырды. (Вакытлы матбугаттан)
  4. 4. Китап, әсәр, мәкалә, аларның бүлекчә исемнәре сорау рәвешендә төзелгән булса, җөмлә ахырында сорау билгесе куела.
    • Кем көчле? (А. Алиш)
    • Кем ул «урыс телле халык»? (Ә. Кәримуллин)
    • Күңел күзең күрәме? (Г. Гыйльманов)
  5. 5. Диалог вакытында сорау интонациясе белән әйтелгән, әмма сорау алмашлыгы һәм сорау кисәкчәсе булмаган тулы һәм ким җөмләләрдән соң сорау билгесе куела.
    • Врач? Сыра чиратында? Врач булмагандыр ул? (Ф. Шәфигуллин)
  6. 6. -дыр/-дер, -тыр-/тер кисәкчәләре сорау интонациясе белән әйтелсә, алар кулланылган җөмлә ахырында сорау билгесе куела.
    • Син әле кайтып та җитмәгәнсеңдер? Ул да шалтыратырга өлгермәгәндер? (Г. Бәширов)
  7. 7. Җөмлә ихтималлык, шөбһә, шарт мәгънәләрен белдереп, -са/-сә шарт фигыль кушымчасына тәмамланса, җөмлә ахырына сорау билгесе куела?
    • Әгәр алар кайтып өлгермәсәләр? (Г. Гыйльманов)
  8. 8. Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
    • «Кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?» — дип уйлаганнардыр бәлки. (Р. Мөхәммәдиев)
    Истә калдырыгыз!
    Җавап репликасы көтелми торган җөмләләрдән соң сорау билгесе куелмый.
    • Беләсезме, алар бик авыр шартларда яшиләр… (Вакытлы матбугаттан)
  9. 9. Сорау алмашлыклары, сорау кисәкчәләре ярдәмендә төзелгән җөмләләр раслауны белдерсә, сорау булгесе кулмый.
    • Бу тылсымны белү өчен, алар нәрсә генә эшләмиләр. (Әкият)