← Төп бит

Шакмаклы җәяләр

  1. 1. Шакмаклы җәяләр ярдәмендә фәнни текстта сылтамалар бирелә.
    • Әлеге мәгълүматларны «Белешмәлек»тән табарга мөмкин [Татар телендә тыныш билгеләре: Белешмә. Төзүчеләре: Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов, Э.Х. Вафина. — Казан: Мәгариф, 1995. -47 б.]
  2. 2. Берәр текстны укыганда, мәгънәсе дөрес аңлашылсын өчен, оригиналда булмаган, ләкин алдагы тексттан аңлашылган сүз өстәлсә, шакмаклы җәяләр эченә алына.
    • [Кучер] шул ат белән мәдрәсә алдына тукталган да, Әмирхановларны көтә. (Р. Әмирхан)
  3. 3.Текстология эше вакытында, кулъязма укылмый торган яки махсус төшереп калдырылган урынны күрсәтү өчен, шакмаклы җәя эченә өч нокта куела.
    • Бу бите түбәндәгечә башлана иде: «Күрүкле сачым тараткан, [...] сылаткан.» (М. Хафизов)