← Төп бит

Ъ хәрефе

  1. Ъ (калынлык яки аеру билгесе) татар теленең үз сүзләрендә һәм чит телләрдән кергән алынма сүзләрдә языла. Ул түбәндәге вазыйфаларны үти:
  2. Алынма сүзләрдә к, г хәрефләренең калын укылышын белдерү өчен языла.
    • Тәгълимат, мәгълүм, нәкъ, тәкъдим, вәгъдә, игълан.
  3. Кушма сүзләрдә аеру вазифасын үтәп, сүзнең беренче компоненты калын булган очракта языла.
    • Кулъязма, уңъяк, унъеллык, алъяпкыч.
  4. Рус теленнән кергән сүзләрдә аеру вазыйфасын үти.
    • Подъезд, съезд.