← Төп бит
Ь хәрефе
- Ь (нечкәлек яки аеру билгесе) татар теленең үз сүзләрендә һәм чит телләрдән кергән алынма сүзләрдә языла. Ул түбәндәге вазыйфаларны үти:
- Я, е, ю хәрефләре булган сүзләрдә иҗекнең (сүзнең) нечкәлеген белдерү өчен языла.
- Яшь, юнь, ятьмә, яшьтәш, ямьле, гаять, җинаять.
- Алынма сүзләрдә к, г хәрефләре булган иҗекләрнең нечкә укылышын белдерү өчен языла.
- Табигать, мөрәҗәгать, җәмгыять, мәкаль.
- Кушма сүзләрдә аеру вазифасын үтәп, сүзнең беренче компоненты нечкә булган очракта языла.
- Көньяк, шәльяулык, сигезьеллык.
- Гарәп теленнән кергән алынма сүзләрдә хәмзә тартыгы урынына языла.
- Рус теленнән кергән сүзләрдә авазның яки иҗекнең нечкәлеген белдереп килә.
- Пальто, календарь, дизель, октябрь.
- Рус алынмаларында аеру вазыйфасын үти.
- Мышьяк, батальон. Илья, Ильин.