← Төп бит
Өтер
Сүзләрне аерганда
- 1. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
- Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:
— Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.
(Ә. Еники)
- 2. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан өтер белән аерыла.
- — Ничек соң, Фәхриев абый, пенсиядә бик күңелсез түгелме?
(А. Гыйләҗев)
- 3. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
- — Минем синең белән эшлисем килә, Фәхриев абый. (А. Гыйләҗев)
- 4. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
- — Әй, синең сүзне тыңлап торсаң... (Г. Бәширов)
- 5. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан өтер белән аерылалар.
- Көе моңлы, ай, бигрәк моңлы шул. (Безнең мирас)
- 6. Ымлыклар җөмлә ахырында килсә, алар алдыннан өтер куела.
- Синең хакка барысын да эшлибез, әй! (Вакытлы матбугат)
- 7.Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
- Безнеңчә, мондый эшкә бару өчен зур мотив булуы шарт. (Вакытлы матбугат)
- 8. Кереш сүзләр, җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан өтер белән аерылалар.
- Яшәгән бүлмәләре җылы, якты анысы, әлбәттә, уйнасаң уены, ашасаң ашы җитәрлек. (Г. Гыйльманов)
- 9. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдыннан өтер куела.
- Балай яшәү үзләренә ошый да башлар, ихтимал. (Г. Бәширов)
- 10. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
- Бу сүзләрне әйтү аңа гадәттән тыш авыр булды, күрәсең; ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен томалады. (М. Мәһдиев)
- 11. Раслау яки кире кагуны белдергән әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
- — Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дигән ул аңа. (Әкият)
- Әйе, йолдызлар томан белән өртелгән. Юка пәрдә аша җемелдәгән кебек тонык кына җемелдиләр. (Г. Әпсәләмов)
Санап киткәндә
- 12. Санау интонациясе белән әйтелгән тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
- Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. (А. Алиш)
- Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар. (А. Алиш)
Теркәгечләр белән
- 13. Һәм, да/дә, та/тә, я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасына өтер куела.
- Иркенләп уйнар хәл юк, я берсеннән, я икенчесеннән ачулы берәр кеше сузыла да: «Әй, кая чабасыз? Тәрәзә ватарсыз! Керләрне пычратмагыз! Чокырга төшмәгез! Тегеләй итегез! Болай итмәгез!» — дип кычкырына башлый. (А. Гыйләҗев)
- Күрше-тирә малайларына оҗмах монда. Әле карлыган-чия татырга, әле кыяр-кишердән авыз итәргә керәләр. (М. Хуҗин)
- 14. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
- Шуннан соң йортлар бары ишәйде, бары яңарды, гына. Хәзер инде урамның аргы очы тимер юлга ук барып терәлде. (М. Хуҗин)
- 15. Ә, ләкин, әмма, бәлки, фәкать каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнеп килгән тиңдәш кисәкләр һәм тиңдәш хәбәрлекләр арасына өтер куела.
- Шимай урыныннан торды, өйалды ишегенә борылып карады, әмма төбенә хәтле ачык ишекне баскычтан күтәрелеп ябарга иренде. (М. Хуҗин)
Көчәйткәндә
- 16. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
- Мин кырын гына күзез салгалыйм: и тырыша, и тырыша болар курчакларын утырып тора торган итәргә. (Ф. Хөсни)
Аныклаганда
- 17. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан өтер белән аерылалар.
- Без, институтның алдынгы студентлары, бу чарага бик теләп җыелдык. (Вакытлы матбугат)
Ачыклаганда
- 18. Аергычлар һәм тәмамлыклар үзләре ачыклап килгән сүздән соң килсәләр аерымланалар һәм өтер белән аерылалар.
- Яз килде, дулкынлы, ялкынлы,
Чәчәккә төренде җир өсте. (М. Җәлил)
- Лекцияләргә әзерләнүдән тыш, минем репетиторлык белән дә шөгыльләнәсем бар иде. (Вакытлы матбугат)
- 19. Җөмләдә, үзе ачыклап килгән сүздән ераклашып, ярым хәбәрлеккә ия булган кисәк аерымлана һәм башка кисәкләрдән өтер белән аерыла.
- Җырлый-җырлый, өен җыештырып алды да душ керергә дә вакыт тапты. (Г. Кутуй)
- Кешеләр, тузаннан саклану өчен, йөзләрен яулыклар белән каплыйлар. (А.Расих)
- 20. Җөмлә уртасында килгән аерымланган кисәк, ике яктан өтер белән аерыла.
- Агач ботагына кунып, тырыша-тырыша, өздереп сайраучы сыерчыкны күргәч, бөтен кайгыларым юкка чыкты. (Г. Бәширов)
Кушма җөмләләрдә
- 21. Тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
- Көн кичкә авышты, кояш баеды, җил дә тынарга итте. (Г. Исхакый)
- 22. Тезмә кушма составында һәм, вә, да/дә, та/тә, ни-ни, тагын теркәгечләре белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
- Кояш чыкты да, болытларның эзе дә калмады. (Ә. Еники)
- Ул яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык чынлап та аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. ( Ә.Еники)
- 21.Ә, ләкин, әмма, тик, бары, фәкать, бәлки каршы куючы теркәгечләре, я, яки, яисә, әллә, әле, бер-бер бүлүче теркәгечләр белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
- Дус кызларын үзләренә чакыру теләге бик зур иде, әмма дәү әнисе нигәдер каршы булды. (А. Гыйләҗев)
- Сөйләшү шунда тукталды, әллә бер-беребезне аңлау табылмады. (Вакытлы матбугат)
- 22. Иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер лексик берәмлек булса, ике арага өтер куела.
- Сәгать көндезге унбер тулганда, күк йөзе ачылып китте. (Вакытлы матбугат)
- 23. Иярчен тәмамлык җөмлә дип бәйлек сүзе белән иярсә һәм баш җөмләдәге ияртүче сүздән ерак торса, ике арага өтер куела.
- Көн кояшлы булыр дип, кичә үк фаразлаган идек. (М. Хуҗин)
- 24. Иярченле кушма җөмләдә үз эчендә мөнәсәбәтле сүз (күрсәтү, билгеләү алмашлыгы) булган баш җөмлә, иярчен җөмләдән соң килеп, мөнәсәбәтле сүздән башланса, алар арасына өтер куела.
- Минем мәгълүматларым инде бераз иискергән, шунлыктан мин аларга ышанып та бетмим. (Г. Газиз)
- 25. Ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына һәрвакыт өтер куела.
- Алар безнең белән риза булмадылар, чөнки әти-әни тәрбиясе башка иде. (Г. Бәширов)
Туры сөйләмдә
- 25. Туры сөйләм эченә автор тарафыннан кертелә торган ди, дип сүзләре ике яктан өтер белән аерыла.
- Җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисәргә кирәк, дип, мине сүзләренә ышандырып чыгарды. (Г. Ахунов)
Куелмый торган очраклар
- Тезмә кушма составында һәм, вә, да/дә, та/тә, яки теркәгечләре белән бәйләнгән җөмләләрнең икесенә дә караган уртак кисәк булса, җөмләләр арасына өтер куелмый.
- Бу кыз баланың чәчләре сары озын һәм күзләре зәп-зәңгәр. (Ә.Баян)