← Төп бит
Өндәү билгесе
1. Көчле тойгы белән әйтелгән тулы яки ким хикәя җөмләдән соң өндәү билгесе куела.
Куяннан да куркынычрак җанвар юк икән! (Әкият)
Ул: «Кайда сугалар икән?» — дип уйларга өлгерә алмады, командирның: — Һава! — дип кычкырганы ишетелде. (Г.Гыйльманов)
Сезгә бәхет телим!
2. Тойгылы боерык җөмләдән соң өндәү билгесе куела.
Барыгыз, барысын да бирегә җыегыз! (Ә.Еники)
3. Исәнләшү, саубуллашу, рәхмәтле булу, гафу үтенү кебек итагатьлелекне белдергән сүзләрдән соң, өндәү билгесе куела.
Ә хәзер сау булыгыз! (Г.Гыйльманов)
— Исәнмесез! — Сәлам! — Гафу итегез! — Рәхмәт!
4. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүзләрдән соң өндәү билгесе куела.
Бераздан, бала елаган тавыш белән: — Әни! — дип куйды. (Г.Гыйльманов)
5. Бик көчле тойгы белән әйтелгән җөмләдән соң ике өндәү билгесе куела.
Якташларым — ап-ак кыналарым — Ак каеннар тора каршымда!! (Х. Туфан)
6. Шигарь-лозунглар ахырында өндәү билгесе куела.
7. Тойгылы җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
Тынма, давыл! (Х.Туфан)
Мин яратам сезне, чордашларым! (Р. Миңнуллин)
8. Көчле тойгылы сүз яки сүзтезмә кабатланып килсә, аларны аерып күрсәтү максатыннан, өндәү билгесе кула.
Рәхәт! Чиксез рәхәт! (А. Гыйләҗев)
9. Кабатлану вакытында тойгы үсә барса, берьюлы берничә өндәү билгесе куела.
Кем хөрлеккә каршы? Дәшүче юк. Каршы бер ым юк. Әхәвеф бар! Ә хәвеф бар!! Ә хәвеф бар!!! (Р. Фәйзуллин)
10. Көчле тойгы белән әйтелгән күзаллаулы баш килештән соң, өндәү билгесе куела.
Диңгез, диңгез! Ул гүя җирне кочагына алган, ул бөтен табигать өстеннән хакимлек итә. (Ә. Еники)
11. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү куела.
Таныш булмаган егет, тулган чиләкне алып, аның урынына икенчесен куйгач кына, кызый аңына килде, шуннан соң гына: — Ай! — дип кычкырып җибәрде һәм, кызарынып, битен каплады. (Г. Бәширов)
12. Ымлыклар җөмлә ахырында килсә, алардан соң өндәү билгесе куела.
Синең хакка барысын да эшлибез, әй! (Вакытлы матбугат)
13. Әйе, юк, ярый сүзләре көчле тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалаша һәм алардан соң өндәү билгесе куела.
Әйе! Үзе шикелле матур, нурлы исем кирәк туташка! — диде. (Г. Бәширов)
13. Әнә, менә, шул күрсәтү алмашлыклары логик басым белән әйтелсә, сүз җөмлә булып формашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
Менә! Бер мизгелдә ялкыны таралып көл төсенә кергән күзләрен тәгәрәтеп алды. (М. Кәбиров)
14. Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
«Бу дөньяда без дә бар бит! Онытмагыз!» — дип кычкырасылары килгәндер. (Р. Сәлах)