← Төп бит

Нокталы өтер

  1. 1. Нокталы өтер җөмлә эчендә өтерләр күп булган очракта, мәгънәне аңлау өчен зыян килмәсен өчен куела. Ул бер ачыкланучы сүзне ачыклаучылары белән берлектә күрсәтә.
    • Акырып барып мендәргә яттым; мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә; мине әни дә, әби дә сөйми… (Г. Исхакый)
  2. 2.Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
    • Габдулла, мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп, баштанаяк өй эшләренә чумды: караңгыдан торып, морҗа ачты; мич сүрелгәч, аны менеп япты; мичкә ягар өчен, кечкенә салам көлтәләр бәйләде; туры алашаны инешкә сугарырга алып төште; сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды. (Ә. Фәйзи)
  3. 3. Санап китү юлы белән тәкъдим ителгән сөйләмдә, аерым өлешләрдән соң нокталы өтер куела.
    • Моннан без төшенгәннәр шул булды:
      1) бүлмәдә һәрчак тәртип булырга тиеш;
      2) бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне саклау мәҗбури;
      3) әләкләү тыела;
      4) үзара низаглар укытучыларга кадәр барып җитмичә, урында хәл 1) ителергә тиешләр. (Вакытлы матбугат)