← Төп бит

Нокта

Җөмлә ахырында

  1. 1. Тыныч тойгы белән әйтелгән хикәя җөмлә ахырына нокта куела.
    • Мин 26нчы майдан бирле Анкарада. Бераз вакыт хастаханәдә яттым.Инде кызымда яшим. (Г. Исхакый)
  2. 2. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләдән соң нокта куела.
    • Кузгалыгыз. Теләкләрегезне соңрак җиткерерсез. (Р. Батулла)
  3. 3. Тыныч тойгы белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.
    • Тормыш. Кая гына илтми дә, кемнәр белән генә кавыштырмый. (Безнең мирас)
    Истә калдырыгыз!
    Китап, мәкалә, әсәр, аның бүлекләре яки бүлекчәләре исемнәреннән соң нокта куелмый.
    • Ай юрганы (Дөнья халыклары әкиятләре)
    • Эшкә өндәү (Г. Тукай)

Кыскартканда

  1. 4. Инициаллардан соң нокта куела.
    • 23 мартта Азнакайда язучылар Р. Батулла, М. Галиев, А. Хәмзин, К. Кәримов, «Казан утлары” һәм «Безнең мирас” журналларының баш мөхәррирләре Р. Галиуллин, Л. Лерон район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты. (Безнең мирас)
  2. 5. Кыскартылып язылган һәм башка яки һәм башкалар сүзләреннән соң нокта куела.
    • Ул халкыбызның «Агыйдел”, «Сарман”, «Ай былбылым”, «Тургай” кебек һ.б. җырларын бик яратып башкара. (Безнең мирас)

Драма әсәрләрендә

  1. 6. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
    • Батырхан. Сез нәрсә сөйлисез?
      Рөкыя. Сез бит әле кыш көне генә миңа өйләнмәкче булган идегез.
      Батырхан. Кем әйтә аны? (К. Тинчурин)
  2. 7. Персонаж исеменнән соң ремарка килсә, нокта ремаркадан соң куела.
    • Рөкыя (хатлар чыгарып). Мин әйтәм. Менә сезнең кул белән язылган шушы хатлар әйтәләр. Гыйшык хатлары, яи-хи-хи!..
      Батырхан. Кая?! (Хатларга ташлана.) (К. Тинчурин)

Куелмый торган очраклар

  1. 8. Сүз ясалышы кагыйдәләр буенча ясалган кыскартылма сүзләрдән соң нокта куелмый.
    • Бу юллардан хәзер әллә никадәр КамАЗлар ыжгыра. (Вакытлы матбугаттан)
  2. 9. Үлчәү берәмлекләрен белдергән кыскартылмалардан соң нокта куелмый.
    • Колхоз көненә 100-150 кг алма җыя алган. (Вакытлы матбугаттан)