← Төп бит
Кызыл юл
- 1.Һәр аерым фикер, тема, күренешкә караган өзек кызыл юлдан языла.
- Өстәлгә ике тәлинкә, юка гына итеп туралган ипи телемнәре һәм ике кашык куелган. Берсе зуррак, икенчесе кечкенә — сабы бөгелеп, кыегаеп беткән алюмин кашык. Тәлинкәләрнең берсе буш, икенчесеңдәге сөтле өйрә суынып, өстенә пәрәвез юкалыгы гына җыерчыклы элпә сарылган.
Бүлмәдә тып-тын.
«Челтер-р!» иттереп, тәрәзә пыяласы коелган тавышка Маһирәнең йөрәге жу итеп китте. Авызына капкан икмәген дә йотып бетермичә, ул, абына-сөртенә, ишеккә атылды.
Урындык авып калды, аның тез өстендә ясмык кадәр генә кан күренде. Ул кулларын җилпеп егылудан чак котылды һәм коридорга чыкты… (А. Гыйләҗев)