← Төп бит

Куштырнаклар

  1. 1. Җөмлә эчендә күчерелмә мәгънәдә ирония белән әйтелергә тиешле сүзләр куштырнаклар эченә язылалар.
    • Бүгенге ыгы-зыгыда без аларны шулкадәр «көтеп алдык»ки, мөгаен, бу халәтебез йөзебезгә үк чыккандыр. (Вакытлы матбугат)
  2. 2. Газета, журнал, әдәби яәсәр исемнәре, оешма атамалары һәм ирония белән әйтелгән сүзләр куштырнаклар эчендә языла.
    • Сыйныфыбыз белән «Ялкын» газетасын бик көтеп алабыз. (Вакытлы матбугат)
  3. 3. Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сөйләменнән соң ике нокта куела, туры сөйләм, баш хәрефтән башланып, куштырнаклар эченә алына. Җөмләнең төренә карап, туры сөйләмнән соң тиешле тыныш билгесе куела.
    • Әни борчылып: «Улым, соңлама яме», — дип озатып калды. (М. Хуҗин)
  4. 4. Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
    • «Кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?» дип уйлаганнардыр бәлки. (Р. Мөхәммәдиев)
  5. 5. Автор сөйләме бүленеп килгән очракта, автор сүзләренең беренче өлешеннән соң — ике нокта, куштырнаклар эченә алынган туры сөйләмнән соң, җөмлә төренә карап, я өндәү, я сорау билгесе, я өтер куела, шуннан соң юл хәрефе белән автор сөйләменең калган өлеше языла.
    • Мин бераз мактанып: «Бездә дә нәкъ шулай эшлиләр», — дип әйтергә теләсәм дә, намусым кушмады. (Р. Мөхәммәдиев)
  6. 6. Автор сөйләменә дигән сүзе белән аергыч кисәк булып бәйләнгән туры сөйләм куштырнаклар эченә алына.
    • «Ятыгыз!» дигән сүзне генә көткәндәй, тизрәк түшәккә аудык. (Вакытлы матбугат)