← Төп бит

Кисәкчәләр

  1. Да, дә кисәкчәләре аерым языла.
    • Алсу да соңга калды, мин дә вакытында килеп җитә алмадым. (Вакытлы матбугат)
  2. -мы/-ме; -мыни/-мени;-чы/-че; -дыр/-дер, -тыр/-тер; -сана/-сәнә кисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүзгә кушылып язылалар.
    • Бу синме? Юк, ул түгелмени? Шулдыр, шулдыр... (М. Хуҗин)
  3. Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла.
    • Мине һичкем гаепли алмас. (Г. Гыйльманов)
    • Һич куркытмый мине бу тормыш. (Н. Дәүли)
  4. Әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүздән алда да, аннан соң да килә алалар һәм һәрвакыт аерым язылалар.
    • Теге журналны бир әле. Без әле ашап та өлгермәгән идек. (Вакытлы матбугат)