← Төп бит

Ике нокта

  1. 1. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагыч алдыннан ике нокта куела.
    • Дусларым бик зурладылар: матур котлау сүзләре әйттеләр, бүләкләр бирделәр, җырлар җырладылар. (Вакытлы матбугат)
  2. 2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
    • Зәйдә бар да бар: урманы да, суы да, балыгы да. (А. Гыйләҗев)
  3. 3. Иярченле кушма җөмләдә үз эчендә мөнәсәбәтле сүз булган (күрсәтү, билгеләү алмашлыгы булган) баш җөмлә алдан килсә, иярчен җөмләдән ике нокта белән аерыла.
    • Кичкә таба шунысы аңлашылды: колхозга эшкә барырга теләүчеләр күп түгел икән. (Ә. Баян)
  4. 4. Көттерү интонациясе аша бәйләнгән иярченле кушма җөмләләр арасына ике нокта куела.
    • Бөтенебезгә мәгълүм: сугышның беренче айларында немец бик яман килде. (М. Мәһдиев)
  5. 5.Тезем вакытында, төп бүлек санау бүлегеннән алда килсә, аннан соң ике нокта куела, санау бүлеге юл хәрефеннән башлана.
    • Якын миңа: тымызык елгаларың,
      Инешләрең, чишмә күлләрең,
      Чәчәк аткан алма бакчаларың,
      Үрмәләнеп үскән гөлләрең. (С. Хәким.)
  6. 6. Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сөйләменнән соң ике нокта куела, туры сөйләм, баш хәрефтән башланып, куштырнаклар эченә алына. Җөмләнең төренә карап, туры сөйләмнән соң тиешле тыныш билгесе куела.
    • Әни борчылып: «Улым, соңлама яме», — дип озатып калды. (М. Хуҗин)