← Төп бит

Фамилия ясалу

  1. Хәзерге вакытта фамилияләр, нигездә, рус теленнән кергән алынма форма буенча ясалалар. Татар исемнәреннән фамилияләр ясалганда түбәндәге вариантлар кулланыла.
  2. Кеше исеме а яки ә сузыкларына тәмамланса, ул сузыклар кыскарып, алдагы иҗеккә -ин кушымчасы ялгана.
    • Муса — Мусин, Сафа — Сафин, Габдулла — Габдуллин.
  3. Тартык авазларга тәмамланган исемнәр калын сузыклардан гына торса, аңа -ов (-ова) кушымчалары ялгана.
    • Камал — Камалов, Гафур — Гафуров.
  4. Кеше исемнәре -и (-ый) авазына тәмамлансалар, аларга -ев (-ева) кушымчасы ялгана.
    • Һади — Һадиев, Садри — Садриев.
  5. Тәхәллүс буларак алынган яки урынчалыкка бәйле ясалган, кыскартып кулланган фамилияләргә рус телендәгечә — ский/ -ская яки шәрыкча — и/-ый кушымчалары ялгана.
    • Ш. Мәрҗани, Болгарская, Әл-Казани, Р. Шәрәфи.