← Төп бит

Беряклы җәяләр

  1. 1. Санап китү юлы белән тәкъдим ителгән сөйләмдә, аерым өлешләр тәртип саннары белән тәкъдим ителә (табуляция рәвешендә тәкъдим ителә) һәм алардан соң бер яклы җәя куела. Җәядән соң җөмлә юл хәрефеннән башлана.
    • Моннан без төшенгәннәр шул булды:
      1) бүлмәдә һәрчак тәртип булырга тиеш;
      2) бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне саклау мәҗбури;
      3) әләкләү тыела;
      4) үзара низаглар укытучыларга кадәр барып җитмичә, урында хәл ителергә тиешләр. (Вакытлы матбугат)