← Төп бит
Бер тамырдан ясалган кабатланып килә торган сүзләрнең язылышы
- Ике исемнән торган сүз тезмәләре аерым языла.
- Юлдан юлга, аттан-атка, баштан-башка, кешедән кешегә.
- Беренче компонент — баш килештәге алмашлык, икенчесе кыек килештәге алмашлыкны тәшкил итсә, мондый сүзләр сызыкча аша язылалар һәм бер җөмлә кисәге буларак каралалар.
- Бер-берсен, үз-үзен, үз-үзенә, бер-беренең.
- Беренче компонент кыек килештә килгән рәвеш яки —ма/-мә кушымчалы сүз, икенчесе баш килештәге берәмлек булса, сүз сызыкча аша языла.
- Бермә-бер, үзеннән-үзе, турыдан-туры, күзгә-күз, көннән-көн.
- Бердәнбер сыйфаты һәрвакыт кушылып языла.
- Ике сүз төркеменә караган тамырдаш сүзләр аерым язылалар.
- Төрлесе төрле (эш башкара), икесе ике (якка китте).