← Төп бит
Баш хәреф
Сөйләмдә
- Текст башындагы беренче сүз һәм алдагы җөмлә белән бәйләнештә булмаган җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән башлана.
- Ул чыганак — язучы үзе, аның туганнан бирле җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе, белеме, тел хәзинәсе. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша (Г. Бәширов).
- Шигырь юллары баш хәрефтән башланалар.
- Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны. (Р. Миңнуллин)
- Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сүзеннән соң ике нокта куела һәм туры сөйләм баш хәрефтән башлана. Ул куштырнаклар эченә языла.
- Наилне барыбер оныта алмады, аны урамдагы һәр кешедән эзләде, Кукмарага кайтканда, вагонга да: «Очрамасмы, очрамасмы?» — дип керә торган булды. (Г. Гыйльманов)
- Диалогта һәр реплика яңа юлдан бирелсә, алар баш хәрефтән языла һәм алдына сызык куела.
- — Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар...
— Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше—кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!
— Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең...
— Дисә,—дип куйды ул шундук, сабырсызланып,— сезгә, җирдән аерылыгыз, димәгән бит. (Р. Мөхәммәдиев)
- Әсәр исемнәре баш хәрефтән языла.
- Әсәр исеме текст эчендә кулланылса, ул баш хәрефтән һәм куштырнак эчендә языла.
- Ф. Хөснинең «Адәм балалары» повестенда актуаль проблемалар күтәрелә.
Ялгызлык исемнәрендә
- Сөйләмнең кайсы урынында килүенә карамастан, ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.
- Кеше исемнәре, фамилияләр, әтисенең исеме (отчество).
- Хәлим белән Сәлим — күршеләр, дуслар. (Г. Гыйльманов)
- Мансуров Илдар Азатович булам мин. (М. Хуҗин)
- Кушаматлар.
- Теге Чатан Габдулладан сорагыз. (Ф. Яруллин)
- Псевдоним (тәхәллүс).
- Яңа газетадан бик яратып, Ибраһим Биектаулы шигырьләрен укыйбыз. (Вакытлы матбугат)
- Гадәти тормышта күмәклек исем буларак кулланылган кош-корт, хайван атамалары әкиятләрдә ялгызлык атамасы ролендә килә алалар һәм баш хәрефтән язылалар.
- Шунда әйтә икән Куян Аю дустына. (Әкият)
- Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер Карт белән Карчык. (Әкият)
- География, астрономия атамалары, территорияне (ил, дәүләт, шәһәр, авыл һ.б. исемнәре) белдергән сүзләр баш хәрефтән языла.
- Алар Кукмара поездында очраштылар (Г. Гыйльманов)
- Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... (Г. Кутуй)
- Җир планетасы тирәли Ай иярчене әйләнә.
- Мөһим тарихи вакыйга, тарихи чор, бәйрәм атамалары баш хәрефтән языла.
- Без Май бәйрәмнәре алдыннан гына яңа йортка күчтек (Г. Бакир)
- Тиздән барыбыз да Яңа елга әзерләнә башлыйбыз. (Вакытлы матбугат)
- Бөек Ватан сугышы елларын еш искә алырга яратмый аксакал. (Вакытлы матбугат).
- Вакытлы матбугат басмалары атамалары, оешма исемнәре, машина яки җиһаз маркалары һ.б. лар баш хәрефтән һәм куштырнаклар эченә язылалар.
- Бу хәбәрләрне «Шәһри Казан» газетасы аша белдек. «Татарстан — Яңа гасыр» теле-радио компаниясе бик саваплы эш башкара. «Җиңү» колхозы алдынгыларын котлау тантанасы булып узды.
- Оешма исемнәреннән соң исемендәге сүзе кулланылганда, ялгызлык исеме куштырнак эченә язылмый.
- М. Җәлил исемендәге җитен җитештерү комбинатында эшләде. (Вакытлы матбугат).
- Берничә сүздән торган катлаулы ялгызлык исемнәренең кайсы сүзе баш хәрефтән, кайсысы юл хәрефеннән язылу кагыйдә белән түгел, ә конкрет очракларга бәйле аңлатыла, андый сүзләр орфографик сүзлекләргә теркәлә.
- Кайбер очракларда ялгызлык исеменең беренче сүзе генә баш хәрефтән языла.
- Казан федераль университеты, Беренче май бәйрәме, Сәламәтлек саклау министрлыгы.
- Халыкара оешма атамаларының һәр сүзе баш хәрефтән языла.
- Куркынычсызлык Советы, Берләшкән Милләтләр оешмасы.